Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы

Саба районы Казанчы Бигәнәй авылында Ишан хәзрәт каберлеге

Саба районы Казанчы Бигәнәй авылында Ишан хәзрәт каберлеге
  • Тасвирлама:

    Казанчы Бигәнәй авылы зиратында яңа буыннар өчен тарихи истәлек булган Ишан хәзрәтнең гаилә каберлеге саклана. Уналты метрга якын мәйдан били торган кабер табигый таш койма белән әйләндереп алынган. Каберлектә Ишан гаиләсе әгъзалары, якыннары җирләнгән. Вәлиәхмәт Ишан кабере каберлекнең уң почмагында урнашкан. Кызганычка каршы, аның кабере һәм таштагы язулары сакланмаган инде.

  • Адресы:

    Деревня Казанчы - Бигенеево

Тарихи чыганакларда биредә Ишан нәселеннән булган 16 кеше җирләнүе турында әйтелә. Кабер ташында язылганча, Вәлиәхмәт Мөхәммәтгалим углы Галимов 1848 елда туган, 1919 елда 71 яшендә вафат булган. Мәгълүм булганча, исеме гасырларга барачак тарихи шәхес Сатыш мәдрәсәсендә, аннан Төркиядә, Фирганә, Бохарада дини һәм медицина белеме ала. Хөр фикерле, укымышлы, ярдәмчел, мәрхәмәтле кеше булуы белән тирә-юньдә абруй казана. Авылда Ишанлык эшен алып бару белән бергә, халыкны дәвалау белән шөгыльләнә. Тарихи чыганакларда биредә Ишан нәселеннән булган 16 кеше җирләнүе турында әйтелә. Озак дәвалануга мохтаҗ кешеләр бик ераклардан килеп Ишанның өендә айлар буе яшәп, тәннәренә сихәт алалар. Исем кушарга килгән һәр баланы хәзрәт яңа юрганга төреп җибәргән. Бу гамәле дә хәзрәтнең никадәр юмарт, кече күңелле булуы хакында сөйли. Ул чорда гарип балалар, акылга зәгыйфь кешеләр һәм башка авырулар Ишан йортыннан өзелмәгән, ишек алларында читтән килгән бик күп җигүле атлар торган. Габдулла Тукайның әсәрләрендә дә авыруларны Бигәнәйле хәзрәткә алып китүләре турында тарихи чыганаклар саклана.