Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы

Саба җәмигъ мәчете

Саба җәмигъ мәчете
  • Тасвирлама:

    Борынгы тарихи ядкәрләр исемлегенә кертелгән мәчетне 1841 елда Казанның беренче гильдия сәүдәгәре Гәбделкәрим Гәбдерәшит улы Юнысов билгесез архитектор проекты буенча төзеткән.

  • Адресы:

    Байлар Сабасы, Г.Закиров урамы, 65 йорт.

1930 еллар башында мәчетнең манарасы киселеп, ул озак еллар дәвамында мәдәният йорты, үзәк китапханә буларак халыкка хезмәт итте. 1996 елда район хакимияте тарафыннан дин тотучыларга кайтарылды. Мәчет борынгылыгы , сыйфатлы итеп салынуы белән бик кадерле. Бүгенге көндә мәчеттә 5 вакыт намаз укыла, дини уклар алып барыла. Мәчетнең имамы Алмаз Заһит улы Гаянов. Имам ярдәмчесе- Илдар Мәхмүт улы Яхин.