Сабада балалар өчен нинди түгәрәкләр эшли?
Сабада күптөрле һәм һәр баланың зәвыгына туры килә торган күпсанлы түгәрәкләр эшли. Балалар белән югары педагогик белемле белгечләр шөгыльләнә. Әлеге сәхифәдә өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениеләренең адреслары, телефоннары, эш вакыты язылган һәм картада урнашу урыннары күрсәтелгән. Рәхим итеп танышыгыз.
-
Сабадагы Балалар иҗат үзәге
Тасвирлама: «Балалар иҗаты үзәге» - төрле юнәлешләр буенча программаларны гамәлгә ашыручы, үсеп килүче буынга сайлау өчен киң мөмкинлекләр бирә торган күп профильле өстәмә белем бирү учреждениесе. Учреждение 4 юнәлеш буенча өстәмә гомуми белем бирү гомуми үсеш программаларын тормышка ашыра: туристлык-туган якны өйрәнү, сәнгати-социаль-педагогик, техник иҗат. Түгәрәкләрдә 4 яшьтән 18 яшькә кадәрге 990 бала шөгыльләнә. Җитәкчесе Галимова Регина Владимировна
Эш вакыты: дүш-җом 08:00 – 17:00
Телефоннар: - 8(843)-622-44-59
- 8(843)-622-33-89
Адресы: ТР, Саба районы, штб Байлар Сабасы, ул.З.Йосыпов урамы, 32 йорт
-
Сабадагы балалар сәнгать мәктәбе
Тасвирлама: Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белеем бирү муниципаль бюджет учреждениесен гамәлгә куючы Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башкарма комитеты. Учреждениедә ике бүлек: музыка һәм сәнгать бүлекләре эшли. Монда барлыгы 295 бала шөгыльләнә, 18 – укытучы белем бирә. Музыка бүлегендә түбәндәге белем бирү программалары буенча дәресләр алып барыла: фортепиано, баян, скрипка, вокал, хореография, рәсем.
Эш вакыты: дүш-җом 08:00 – 20:00
Телефон: - 8(843)-622-38-90
Адресы: ТР Саба районы, штб Байлар Сабасы, ул.З.Йосыпов урамы,32 йорт