Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

“САБА ДУЛКЫННАРЫ” ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ, ”ДУЛКЫН” РАДИОСЫ ҖИТӘКЧЕСЕ ӘЛФИЯ МӨБАРӘКОВАГА

20 февраля 2020, 11:25

1864

0

2

“САБА ДУЛКЫННАРЫ” ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ,  ”ДУЛКЫН” РАДИОСЫ ҖИТӘКЧЕСЕ ӘЛФИЯ  МӨБАРӘКОВАГА

Олы ихтирамга лаек элекке хез­мәттәшебез, гомерен массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәтенә  багышлаган Әлфия Галимҗан  кызын күркәм юбилее белән ихластан тәбриклибез. Искиткеч тырыш, олы җаваплылык хисенә ия, кешеләргә мәрхәмәтле һәм ярдәмчел журналистыбыз белән бергә эшләгән елларны сагынып искә алабыз, аның белән һаман элемтәдә торабыз, үзара аралашып-киңәшеп  яшибез һәм эшлибез. Шундый кешеләр була: алар белән шәхсән таныш булуыңа, иңгә-иң куеп хезмәт юлыннан бергә үтүеңә горурланып бетә алмыйсың. Чөнки мондый кешеләр тулы бер хәзинә: алардагы күңел тирәнлеге Иделгә тиң, алар бүлешкән тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе – тиңсез байлык, якты нур булырлык маяк. Зур хәрефтән радиожурналист булган Әлфия Галимҗан кызы  яраткан радиотыңлаучыларын күңелгә ятышлы чыгышлары белән сөендереп килә. Үз тирәсенә һөнәрмәндле радиотелевидение журналистлары туплап, башка районнардагы  хезмәттәшләренә  матур үрнәк   күрсәтә. Хезмәте өчен күп бүләкләргә лаек булган Әлфия  Галимҗан  кызына киләчәктә дә саекмас илһам чишмәсе, корычтай ныклы сәламәтлек, җырлардай матур, юллардай озын гомер, чиксез шатлык-сөенечләр телибез.

Ихтирам белән “Саба таңнары" газетасы редакциясе коллективы.

Фото: saba-rt.ru

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    кэдерле куршем! альфия апай сезне чын кунелемнэн тэбрик итэм. озын гомер сэлэмэтлек телим! сэлэмэтлек булса барда булыр!ходаем шуннан аермасын раббым!