Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Әниемнең иң бәхетле көне" бәйгесе

«Әниемнең иң бәхетле көне»

Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан игълан ителгән конкурска килгән эшләр белән таныштырабыз

Әтием белән тормыш корганнарына 10 ел булган көнне төшерелгән әлеге фотосурәттә - әниемнең иң бәхетле көннәренең берсе чагылган. Гомумән алганда, әниемнең әтием белән үткән һәрбер көне дә бәхетле.

Минем өчен әти белән әни аерылгысыз бер җан. Аллаһка мең шөкер, хәзерге көндә бәхетем әти-әниле гаиләдә. Алар исән-сау булганда мин бәхетле! Әтием һәрвакыт гаилә өчен җаваплы булса, әнием минем тәрбиям өчен җаваплы. Әнием иң беренче чиратта әтигә - йорт башлыгына ихтирам тәрбияли. Шуңадырмы, минем өчен иң беренче урында - әти киңәше, фикере. Бу гомер буена шулай дәвам итеп килә.

Шул ук вакытта кырыс та, йомшак та, мәрхәмәтле дә әни тормышның бөтен авырлыкларына каршы торырлык сабырлык та, көч тә, күәт тә, акыл да таба алган үзендә. Кешеләргә булган мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, ихтирам - барысы да миндә әниемнең тәрбия орлыкларыннан шытып чыккан.

Бүгенге көндә без әти - әнием төзегән йортта бик матур гомер кичерәбез. Бакчада  җиләк-җимеш, яшелчә үстерәбез, мал асрыйбыз. Кыскасы, иртәдән кичкә кадәр мәш киләбез.

Хәзерге көнгә хәтле әти-әнием минем ныклы терәгем, киңәшчеләрем. Иң мөһиме сау - сәламәт кенә булсыннар, тигез яшәсеннәр, кадер-хөрмәт күрсеннәр. Үз әнием белән берлектә бөтен әниләрне дә Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәм. Бәхетле, исән-сау, мәңге яшь булсыннар!

Тимергалиева Лиана,

Саба урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев