Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Әниемнең иң бәхетле көне" бәйгесе

«Әниемнең иң бәхетле көне»

Конкурска килгән чираттагы эш белән таныштырабыз.

Әниебезнең иң бәхетле көне - августның унсигезе. Әтиебез белән гаилә корган көннәре.

 

Әни 55 не узды,

Күп бәхетле көннәре.

Таянычы булды аңа

Әтиемнең иңнәре.

 

Иң бәхетле көне кайчан,

Никах булган көнеме?

Әллә инде өч балага

Гомер биргән көнеме?

 

"Һәр көнем дә бәхетле, ди,

Сез исән-сау булсагыз.

Ял көнендә барыгыз да

Өебезгә тулсагыз" .

 

Оныклары туганга да

Сөенеп йөри әни.

Үзе турында уйларга

Вакыты юк әллә ни.

 

Ленара Әхмәтҗанова , Төбәк-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев