5 МИНУТТА – ИРТӘНГЕ АШ! /РЕЦЕПТЛАР/
Иртәнге ашны үз сәламәтлеген кайгырткан кеше калдырмаска тиеш. “Тиеш нәрсә күп, – диярсең син, – вакыт кына җитеп бетми шул”. Бүген без сиңа 5 минутта әзерләп була торган үзе тәмле, үзе файдалы, үзе тиз (!) әзерләнә торган иртәнге аш рецептлары тәкъдим итәрбез.
1. Җиләк-җимеш һәм чикләвек белән солы боткасы
Кирәк булачак:
– 1 стакан су;
– 0,5 стакан геркулес;
– бер чеметем тоз;
– 1 бал кашыгы дарчин (корица);
– 2 аш кашыгы шикәр комы;
– 2 аш кашыгы вакланган әстерхан чикләвеге;
– 0,25 стакан җиләк-җимеш.
Әзерләү:
Барлык әйберләрне кушып, кружкага салырга һәм микродулкынлы мичкә 2 минут та 20 секундка куярга кирәк була. Әгәр ботка сыек килеп чыкса, тагын 10-15 секундка куй.
2. Бал һәм корица белән солы боткасы
Кирәк булачак:
-ярты стакан геркулес;
– ¾ стакан сөт;
– 1 аш кашыгы бал;
– бер чеметем тоз;
– 1 бал кашыгы корица.
Әзерләү:
Геркулес өстенә сөт салып, аны 2 минутка микродулкынлы мичкә тыгарга кирәк. Куерак булуын теләсәң, озаграк тотарга мөмкин. Алганнан соң бал, тоз һәм корица салып әйбәтләп болгат.
3. Йомыркалы солы боткасы
Кирәк булачак:
– ⅓ стакан геркулес;
– ярты стакан сөт;
– 1 йомырка;
-¼ стакан җиләк-җимеш.
Әзерләү:
Барлык әйберләрне бергә салып бутарга һәм савытка салып, 1 минутка микродулкынлы мичкә тыгарга кирәк. Кашык белән болгатырга һәм 1-1,5 минутка яңадан мичкә тыгарга. Әзер булганнан соң ботка өстенә корица сибәргә, шоколад, йөзем салырга мөмкин.
4. Сырлы йомырка тәбәсе
Кирәк булачак:
– 2 йомырка;
– 2 аш кашыгы сөт;
– тәменчә тоз;
– тәменчә борыч;
– 2 аш кашыгы уылган сыр.
Әзерләү:
Йомырка белән сөтне яхшылап болгатып кружкага салырга һәм 45 секундка микродулкынлы мичкә тыгарга кирәк. Аннан соң кружканы алып, ботканы болгатырга һәм яңадан 30-45 секундка мичкә озатырга. Әзер омлетка тоз, борыч, уылган сыр сибәргә.
5. Помидор, борыч белән йомырка тәбәсе
Кирәк булачак:
– 2 йомырка;
– 2 аш кашыгы сөт;
– 2 аш кашыгы уылган сыр;
– ярты помидор;
– ¼ яшел борыч;
– тәменчә тоз;
– борыч.
Әзерләү:
Йомырка, сөт, сыр, шакмаклап туралган помидор һәм борычны бергә куш һәм кружкага сал. 30 секундка микродулкынлы мичкә тыгарга. Алып болгатырга, аннан тагын 70-80 секундка мичкә озатырга, тәбә күтәрелеп киткәнче тотарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев