Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

БƏРƏҢГЕ ДРАНИКЛАРЫ

Рецепт.

Яшь хуҗабикәләр өчен эш тәртибе: 

- 3 эре генә бәрәңгене чистартып эре кыргыч аша 
- 1 чи йомырка 
- 1-2 аш кашыгы он 

Барысын бергә бутаган арада киң төпле табага төбен күмәрлек көнбагыш мае салып плитага куябыз. Ярыйсы кызган майлы табага зур кашыклап яки учта кирәк формага кертеп берәрләп табага салабыз. Башта бер ягын, аннан икенчесен кызарып пешкәнче уртачарак утта кыздырып пешерәбез. Пешеп чыккан драникларны тәлинкәгә алгач өстенә әзрәк тоз һәм борыч сибәбез. Тәлинкә төбенә кәгазь салфетка куеп артык маен саркытсак та була. Янына яшеллек (суган, укроп, петрушка) өстәсәк тә була. 

Кичке аш өчен пешерергә дә җиңел, аш эшкәртү өчен дә җиңел. 
Ашларыгыз тәмле, күңелегез тыныч булсын! 

Кисәтү: 
❗ кайнап торган май белән һәрвакыт та аеруча сак булырга кирәк 
❗ кыздырып пешергән азык ашказаны-эчәк авырулары булган кешеләргә ярамый

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев