Бик җайлы лимон джемы
Кирәк булачак: 1 кг лимон 3 кг шикәр комы 2 л су
Әзерлибез:
⠀
1. Лимонны җылы су астында яхшылап итеп юабыз.
2. Тышы белән бергә юка телемләргә турыйбыз. ( Җимешнең төшләрен алырга онытмагыз – алмасагыз джем әче булачак!)
3. Туралган лимонны кәстрүлгә бушатып, өстенә кайнатылган (ләкин кайнар булмаган ) су салып бер көнгә каплап куябыз.
⠀
4. Бер көн үткәч, шул ук кәстрүлдә талгын утка пешерергә куябыз. Лимонның кабыгы йомшарганчы пешерәбез.
5. Аннан шикәр комын салып яхшылап болгатабыз.
6. Кайнатманы тагын 20 минут ут өстендә тотарга кирәк!
⠀
7. Джемны банкага тутырып кайнар сулы савытка утыртып, суытабыз!
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев