Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Яшел борчак консервалыйбыз

Тәмле рецепт белән уртаклашабыз

Моның өчен безгә кирәк була: 

лимон кислотасы- 1чәй кашыгы.

шикәр – 2 аш кашыгы.

тоз – 2 аш кашыгы.

су – бер литр кайнаган су.

 Мондый күләмдә сыеклык  ярты литрлы 3 банкага, яисә 2 литрлы банкага җитә, сез күпме кузак салсагыз да. Яшел борчак кышка банкаларда озак торсын һәм шул ук вакытта яхшы саклансын өчен, стерильләштерү процессы озакка сузылачак. Иң беренче чиратта борчакны кузаклардан чистартып, кайнар суда пешерергә кирәк. Ногытны алабыз да дуршлагка салабыз. Анары аларны кайнар суга салабыз, 10 минут кайнар суда тотабыз. Хәзер борчакны, агым суда болгатып, яхшылап юарга кирәк. Борчакны читкә куеп торабыз, суы сарыксын өчен. Ул арада маринадны әзерлибез. Суны кайнатып, аңа шикәр белән тоз салабыз, болгатыгыз. Газны бераз киметәбез һәм лимон кислотасы сибәбез, хәзер тагын бер кат болгатырга һәм газны сүндерергә мөмкин. Маринад суынган арада банкаларны әзерлибез. Банкаларга борчак салабыз һәм аңа маринад салабыз. Якынча борчак күләме банканың яртысыннан бераз күбрәк, калган өлеше маринад (шулай ук урталай эшләргә мөмкин). Игътибар итегез, банкаларга кайнар су сибәргә кирәк. Хәзер зур кәстрүлгә банкаларны тезәбез (сөлгегә), су салып, 2-3 сәгатькә кечкенә ут өстенә куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев