КАРРИ СОУСЫНДА ПЕШКӘН ТАВЫК ИТЕ
Рецепт.
Эш барышы: ваклап туралган суган һәм сарымсакны зәйтүн маенда кыздырабыз. Тавык түшен шакмаклап турап, шул ук табада җиңелчә кыздырып алабыз. Тоз, "Карри" тәмләткече, 1 калак томат пастасы, 5 кашык сливки/каймак/натураль йогурт, 1 кашык он, бераз кайнаган су өстәп, томалап 10-15 минут пешерәбез. Табынга булгур яки дөге белән бирергә була.
Фото:скриншот инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев