Каймак торты
Рецепт.
- 100 г сыер мае яки маргарин
- 2 йомырка
- 1 банка куертылган сөт (сгущенное молоко)
- 1 чәй калагы аш содасы
- 8 аш кашыгы шикәр комы
- 1 аш кашыгы какао
Крем өчен:
- 600-700 г каймак
- 100 г шикәр комы
- Эретелгән майны йомырка белән болгатабыз..
- Куертылган сөт кушабыз, болгатабыз.
- Аш содасын уксус белән күпертәбез һәм камырга кушабыз.
- Аз-азлап он салабыз, куе камыр ясыйбыз.
- Аны икегә бүләбез һәм берсенә какао салып, болгатабыз һәм майлы табага салып 180 градуслы мичтә 15-20 минут пешерәбез.
- Ул арада крем ясыйбыз: шикәр комы һәм каймакны бергә болгатабыз.
- Әзер коржларның кырыен тигез итеп түгәрәкләп кисәбез. Калдыкларын ваклыйбыз.
- Һәрбер коржны крем белән майлап кат-катлап куябыз. Тортның кырыйларын корждан калган валчык белән сибәбез.
- Әзер торты суыткычка куеп суытабыз.
Тәмле булсын!
Фото: https://vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев