Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Каз пешерү рецепты

Бер чиләк суга 1 кг тоз, 8-10 кара борыч, 4-5 дәфнә яфрагы, 1-2 баш сарымсак саласы.

Каз яңа суелган яки катырылган булса да шулай эшләнелә. Су кайнар булырга тиеш түгел. Катырылган казны эретеп тормасагыз да ярый. Суда кимендә 12-14 сәгать тотасы. Бер тәүлек тотарга да була. Каз суга күмелеп торырга тиеш. Судан алгач, саркытабыз. Эчлеккә алма һәм кара җимеш яисә үзегез теләгән башка эчлекне сала аласыз. 2-3 аш кашыгы майонезга ярты чәй кашыгы аджика салып бутап, шуны казның тиресенә сылыйбыз. Махсус целлофан «җиң»гә тыгабыз, берничә кат фольгага да төрергә мөмкин. 2 сәгать пешкәч, фольганы өстеннән ачып, яңадан мичкә тыгып кызартып алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев