Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

"Кишерле ит"

Рецепт.

Ингредиентлар:

ит
бәрәңге
кишер
суган
майонез
сарымсак

Ит белән бәрәңгене иттарткычтан чыгарабыз. Бәрәңге һәм итнең күләменә килгәндә: якынча фаршның 2/3 ит, 1/3 бәрәңге булырга тиеш. Иттарткычтан итне ике тапкыр чыгарабыз, беренче тапкыр үзен генә, икенче тапкыр бәрәңге белән. Суганны вак итеп турыйбыз, кишерне вак угычтан уабыз, табага май салып кыздырабыз. Әзрәк кыздырганнан соң, тәменчә тоз, ярты стакан су салып, шул суы беткәнче пешереп алабыз. Майонезга вак угычтан уган сарымсакны салып болгатабыз.
Итне видео күрсәтелгәнчә противеньга җәябез. Аның өстенә майонез сылыйбыз, кишер белән суган җәябез. Кишер белән суган өстенә дә күп итмичә майонез сылыйбыз.
Духовкада пешерәбез. Духовкасына карап вакыт буенча төрлечә пешә, минеке 40 минутта пешеп чыкты.
Противеньга ит белән яшелчәләрнең суы бүленеп чыга, суы бетеп киткәч, көймәсен өчен кайнар су салырга кирәк, ярты стакан тирәсе.
Үзегез теләгән гарнир әзерли аласыз. Мин үзем карабодай яки төйгән бәрәңге белән әзерлим.

Фото: инстаграм

Айгөл Муллагалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев