Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

"Кояшкай" кексы

Бу тәмле кекс рецептын мин "Ютуб" каналыннан табып алдым. Гади генә рецепт булганга күрә пешереп карадым. Тәмле килеп чыкты. Төсе кояш сыман алтынсары булганга күрә, мин аңа "Кояшкай" дип исем куштым.

Кирәк:
4 йомырка
1, 5 стакан шикәр комы
2, 5 стакан он
10 грамм камыр йомшарткыч ( разрыхлитель)
5 грамм ванилин ( мин әзрәк салдым)
0, 5 стакан үсемлек мае
0, 5 стакан әфлисун суты
2 уртача зурлыктагы кишер
Эш барышы:
1. Башта йомырка белән шикәр комын миксер белән күперттем.
2. Шуңа үсемлек мае, әфлисун суты, уртача тишекле кыргычтан үткәрелгән кишер куштым.
3. Онга камыр йомшарткыч, ванилин кушып бутадым да, шуны әз-әзләп әзер массага керттем.
4. Алдан кызулатырга куелган духовкада 40 минут чамасы пешереп алдым.
5. Әзерлеген зубочистка ярдәмендә тикшердем.
"Кояшкай" - чәй эчәргә нык тәмле кекс. Иң мөһиме - тиз эшләнә. Сез дә пешереп карагыз әле, дуслар!

Венера МӘҖИТОВА.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев