Кышка салат
Иттарткыч аша 2 кг помидор, 5-6 болгар борычын чыгарабыз. 3 кг ташкабакны шакмаклап турыйбыз. Шуларны барысын бергә 2 аш кашыгы тоз, 1,5 стакан шикәр комы, 0,5 стакан көнбагыш мае, борыч, канәфер кушып, болгатып, кайнарга куябыз. Кайнап чыккач, 30 минут пешерәбез. Соңыннан угычтан уылган сарымсак белән әче борычны туглап, стерильләштергәннән банкаларга тутырып, каплап куябыз. Шушы рецепт белән 4 литр тирәсе салат чыга.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев