Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Мичтә кызган тавык канатлары

Телетапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуровтан мичтә кыздырылган тавык канатлары һәм бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез.

Якынча 1 кг тирәсе тавык канатларын салкын суда юарга, киптерергә. Аерым савытта сарымсакны сытарга, өстенә карри тәмләткече, тоз, борыч, соя соусы сибеп болгатырга һәм итне шуның белән ышкырга да 1 сәгатькә калдырырга.
Ахырдан итне табага салырга, өстенә - сыра. Сыра итнең 3/2 өлешен капларга тиеш. 230-250 градуста 40-50 минут пешерәсең.
Хәзер икенче табага бәрәңге тезәргә. Аны аерым савытта көнбагыш мае салып бутарга да, табага бераз май салып тезәргә, өстенә тоз һәм суган салырга. Шулай ук 230-250 градуста 15-20 минут пешерергә.

 

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев