Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Патшалар сые, яки Ташкент пәхләвәсе

Төрек кафеларында пәхләвенең катлы-катлы камырдан пешерелгән вариантларын еш авыз итәбез. Ә менә Рәҗия апа пешергәне аларга охшамаган булып чыкты. Үзбәк пәхләвәсе үзенә бер төрле икән.

Без сезне һәр сан саен тәмледән-тәмле ризыклар белән таныштырып киләбез. Нинди генә сый юк безнең халыкта. Әмма бу юлы бераз экзотиграк ризык рецепты тәкъдим итәргә булдык. Әнвәрия апа һәм Рәҗия апа белән мине әнә шул экзотика таныштырды да инде. Сүз пәхләвә турында бара. Ташкенттан Казанга кунакка кайткан арада, Рәҗия апаны «тотып алып» пешертеп карамасак, гөнаһ булыр иде.

 img_4362

Төрек кафеларында пәхләвенең катлы-катлы камырдан пешерелгән вариантларын еш авыз итәбез, бу сый безнең өчен шактый традицион, үз булып әверелде инде. Ә менә Рәҗия апа пешергәне аларга охшамаган булып чыкты. Үзбәк пәхләвәсе үзенә бер төрле икән. «Ташкентта да пешерәләр үзе катлы камырдан, — ди Рәҗия апа, — әмма без менә шушындыена ияләшкән инде, сеңлем. Аны бездә «патшалар сые» дип йөртәләр».

Озын-озакка сузмыйча, патша сыен бергәләп әзерләргә керештек. Мин, әлбәттә, фотоаппаратымны көйләп, ә Рәҗия апа белән Әнвәрия апа – билләренә алъяпкыч буып һәм кулларын онга манып…

img_4368

 «Күк күкрәмәгән җирдә яшәсәм иде…»

— 1966нчы елда Биләр районында әнине калдырып, Үзбәкстанга киттем, — дип башлады сүзен Рәҗия апа. – 70нче елга кадәр анда эшләдем. Олы апабыз шунда яши иде. Аны күрергә дип кенә бардым да калдым. Кечкенәдән күк күкрәүләрдән курка идем, кая күк күкрәми, шунда яшәргә китәр идем, дигән ниятем бар иде. Барсам Үзбәкстанга, күк тә күкрәми, бездәге кебек дөбер-шатыр килгән яңгырлар да юк, җитмәсә, кыш та – яз шикелле килеп кенә китә. Бик әйбәт булды бу миңа, дип уйладым.

Дөрес, мин анда барган 66нчы ел үзе җир тетрәгән ел булган икән. Авыл җирендә телевизорлар юк диярлек иде бит ул чакта, без аны белми дә калганбыз инде. Миңа Үзбәкстанда әйтәләр: «Нигә монда килдең, күк күкрәмәсә, җир селкенде монда яхшы гына», — диләр. Менә шулай, һәр яхшылыкның бер яманы була дөньяда. Бер нәрсә дә идеаль гына булып бетми.

Рәҗия апа эшен эшләгән арада Ташкентта ничек бөтенләйгә калу тарихына да күчә. Ара-тирә аны төзәткәләп, һәр мәсьәләгә ачыклык кертеп, һәр детальне җөпләп, апаларча, сүзгә Әнвәрия апа кушылгалый. Гомумән, алар икесе бер организмның дәвамы кебек. Юкса, ут белән су диярсең, капма-каршылык үзләрендә – Әнвәрия апа җегетләрчә нык, кискен, кырыс, җитез, тынгысыз, ә Рәҗия апа – йомшак, сабыр, ягымлы, тыныч…

img_4626

— 70нче елда Ташкентта кияүгә чыктым, — дип сөйләп китә Рәҗия апа. – Шунда туып-үскән Хәмзә исемле татар егетенә. Ташкент дигәч тә, без шәһәрнең үзәгендә түгел, ә аның читендәге Урта Черчек районында яшәдек. Мин шунда бухгалтер булып эшләдем. Хәмзәнең апасы минем белән бергә эшли иде. Хәмзә аның янына Ташкенттан килеп йөри инде. Менә шулай таныштык.  Ул миңа тәкъдим ясагач, юк, кайтып китәм, анда әнием ялгыз кала, дигән идем, бу утырып елады. Аны кызганып чыктым инде, сеңлем. Шунда кистереп әйтте дә Хәмзәм: безнең йортлар «под снос» эләгә, безгә яңа йорт бирәчәкләр, йорт бирүгә, әниеңне монда яныбызга алдырачакбыз. Шулай иттек тә. Кечкенә кыз булгач, әнине мин карарга тиеш, дип киртләп куйган идем үземә. Дөнья булгач, апа белән икебез төрле якта яшәдек – аны эшкә распределение буенча Питрәч районына җибәрделәр, мин – Ташкентта…

Ул арада, терекөмеш кебек, һич тиктормас Әнвәрия апа тел шартлата:

— Кара, Рәҗия, санап утырам, син киткәнгә октябрьдә 50 ел тула икән бит! Кай арада үткән дә киткән соң бу гомер?!

img_4396

Бәрән булмаса, суыткыч, йә гарнитур!

Ишеткәнем бар: үзбәк туйларына бөтен шәһәр диярлек җыела. Урамның буеннан-буена өстәл сузып, үткән-сүткәннең барысын чакырып, урам тулы бала-чаганы сыйлый-сыйлый, атна буе бәйрәм итәбез, дип сөйләгән иде шуннан кайткан танышларым. Мин әле ул чакта көлгән идем: нәкъ безнең керәшен туйларыдай икән, дип.

Рәҗия апа да бу сүзне җөпләде. Әмма үз туйлары күпкә тыйнаграк булган икән.

— И, ул чакта андый купшы туйлар юк иде әле ул, сеңлем, — дип, ирен читләре белән генә елмайды ул. – Әйбере дә юк иде бит аның. Хәзер, әнә, зурдан кубып, рестораннарда гына уздыралар мәҗлесләрне.

Ул арада Әнвәрия апа сүзгә кушыла:

— Алай димә! Үзбәкстанда туйны урамда уздыралар иде бит теге вакытларда, җылы бит анда, кыш булмый диярлек. Син әйтмешли, сеңлем, үткән-сүткән халык, килеп ашамаса да, тамаша кылып китә. Ә инде туган-тумача, күрше-күлән өерелеп килә. Һәркем үзеннән өлеш тә чыгара, сый-нигъмәтсез килми… Анда бит җыр-биюләр бик матур…

— Йолалар, гореф-гадәтләр буенча аерма зурмы? – дип кызыксынам.

— Бар бераз, — ди, Рәҗия апа. – Анда кыз биргән кешегә бик читен, ул кызга өстәмә бирнә – калым да бирергә тиеш. Элегрәк бәрән биреп, йорт кирәк-яраклары, әйтик, сервант, шифоньер, келәм һ.б. белән котылсалар, хәзер инде телевизор, суыткыч ише бүләкләрез булмый. Кайбер кайнаналар Ташкент гарнитурларына гына да риза түгел хәзер, импортныйга гына! Гает җиттеме, башка бәйрәмме – кыз ягы буш кул белән бара алмый…

img_4418

«Калайларыгызны гына майлап торыйм әле…»

Ул арада камырны икегә аерып, целлофан пакетларга салып, суыткычка алып куйдык та, йомырка агын туглап, безе ясарга керештек.

Мин Рәҗия апа килен булып төшкән йорт, андагы традицияләр турында сораштырырга керештем.

— Килен булып төшкәндә, бернәрсә дә пешерә белми идем, — дип көлеп җибәрде Рәҗия апа. – Әмма кайнанам Әшрәфҗамал аш-суга гаҗәеп оста кеше иде, аннан өйрәндем. Берсендә килендәшем Гөлсинә белән пәрәмәч пешерергә булдык… Шуны да әйтеп үтим әле: аның белән бергә 40 елдан артык чөкердәшеп яшибез, Ходайның биргәненә шөкер. Бергә эшләдек, гомер буена безне «апа-сеңел» дип йөрттеләр. Килендәшләр мондый булмый, туганнар гына шулай якын була ала, диләр иде. Әле бер мәртәбә дә оршышканыбыз, сүзгә килгәнебез юк, күз генә тимәсен! (Бу урында Әнвәрия апа: «Бөгелмә ягыннан аның киендәше», — дип җөпләп куярга өлгерә).

— Әй, сүзем бит пәрәмәч турында иде… – дип, дәвам итә Рәҗия апа. – Боздык без бу пәрәмәчне! Кайнанабыз әйтә: «Йөрмәгез, үзем пешерәм», — ди. Гөлсинә: «Ярар, без пешкәнне ашарбыз», — диде. Ә минем бит үҗәтлегем үзенекен куймый, өйрәнәсе килә. Бөтереләм инде әнкәй тирәсендә: «Әни, дим,  сез пешергәндә, калайларыгызны гына булса да майлап торыйм әле…» «Ярар, майлап тор»,  диде. Шулай итә-итә өйрәндем менә. Аннары кайнанам: «Әй, Рәҗия, пәрәмәч пешерүдә миннән дә остаргансың икән», — дип мактый иде.

img_4430

Пылау – пылау гына түгел

Кош теле, чәкчәк пешергәндә, Термездан килгән туганыбыз бик күп нәрсәгә өйрәтте. Эченә шикәр комы салмаска куша иде, алай итсәң, камыр катып китә, дип. Өстенә генә сибәргә куша иде…

Пәхләвәне әзерләргә күршедәге үзбәк килененнән өйрәндек. Ул балалар бакчасында эшли иде. Мин аларга, үз чиратымда, эремчектән ризык пешерергә өйрәттем. Шулай итеп, Гаетләргә хәзер дә матур итеп ризык пешереп, бер-беребезне сыйлашып йөрибез, шөкер.

— Ә үзбәкләр пәхләвәне еш пешерәме? – дип төпченәм.

— Юк, — ди Рәҗия апа. – Ул гомер-гомергә кунак сые исәпләнә, Гаеткә пешерәбез, туйларга. Аның кирәк-яраклары күп бит. Менә бер елны чикләвек булмады, өрек-йөземгә кытлык чаклар да булгалады. Ә базардан сатып ала башласаң – кыйбат. Без йортның аскы катында яшибез, каршыбызда кечкенә генә бакча бар. Шунда үстерәбез барысын да. Иске шәһәрдә яшәдек башта, аннары Юнысабад дигән җирдә йорт бирделәр, инде 42 ел шунда яшибез.

— Өрекне тәрәзәдән үрелеп өзеп алып кына ашыйбыз, кунакка баргач, — дип мактанып алырга өлгерә Әнвәрия апа.

— Ә үзбәк йортында иң еш пешерелә торган ризык нинди? – дип сорыйм алардан.

img_4460

— Самсаны гел пешерәләр, — ди Рәҗия апа. – Ул шул бездәге пилмән кебек инде. Бавырсакны еш әзерлиләр. Пәрәмәчне, коймакларны үзбәкләр элек әзерләми иделәр, бездән өйрәнделәр. Алар, беләсез инде, пылау осталары бит. Һәр атна кичне, әрвахлар килә, дип, йортта пылау әзерлиләр. Анда йортта мәет булса, урамга, подъезд алдына эскәмияләр чыгарып куялар, иртәнге намаздан кайтучы ир-атлар, белгәннәрме бу кешене, юкмы, эскәмиягә утырып, рухына дога укып китә. Хатыннар өйгә кереп укып чыгалар.

Шулай сөйләшә-сөйләшә, Үзбәкстандагы татар диаспорасы турында да сүз чыкты. Баксаң, аларда татар бәйрәмнәрен зурдан кубып уздыралар икән. Сабантуйларны – бигрәк тә. Һәр елны Татарстаннан да кем дә булса бәйрәмгә килә, ди.

— Үзебездәгеләр дә бик оста, — ди Рәҗия апа. – «Бурановские бабушки» кебек, безнекеләр, җыелышып, «Татарские бабушки» дигән ансамбль оештырырга йөриләр әле менә…

img_4492

Ике үзбәк сөйләшсә…

— Үзбәкләр гаҗәеп кунакчыл, кешелекле халык, — ди Рәҗия апа. – Гомер иттем Ташкентта, килмешәк итеп хис иткән бер генә көнем дә булмады үземне, — ди ул.

— Ә телне ничек өйрәндегез соң? – дим.

— Безнең телләр якын ич, кызым, — дип элдереп ала Әнвәрия апа, — кирәк булгач, башыңа төшкәч, ничек өйрәнмисең инде! Дивана булмаган кешегә тел өйрәнү – нәрсә ул!

— Анда тел бик төрле, — ди Рәҗия апа. – Ташкент сөйләше бер, Сәмәркандныкы – икенче. Фирганә сөйләше – тагын өченче. Ике үзбәк сөйләшкәндә тыңлап торсаң, кайчак аңлый да алмыйсың

img_4654

Сүзгә Әнвәрия апаның кызы Миләүшә апа кушыла:

— Анда барганда, гаҗәпләнеп кайтам, — ди ул. – Ташкенттагы татарлар рәхәтләнеп үзбәкчә сөйләшә, үз татар телләрен онытмыйлар, ә Татарстан эчендә яшәүче, бигрәк тә Казандагы татарлар, рус мохитендә яшибез, дип, татарчасын белми башлый.

— Ул, кызым, — дип кызып китә Әнвәрия апа, — телнең кирәк булмавыннан килә. Ничек ул үзбәкчә сөйләшмәсен, яши алмый ич ул анда юкса. Ә бездә татарча белмәсәң дә яшәп була…

Тел дискуссиясенә ноктаны Рәҗия апа куя:

— Шулайдыр, сеңлем, — ди ул сабыр гына елмаеп, — оныгым Самир дүртенче класска барды быел, мәктәптә русча укый, үзбәк малайлары белән урамда теттереп үзбәкчә сөйләшә, өйгә керүгә, татарчага күчә. Киявебез дә, киленем дә татарлар, шөкер. Төрле телдә сөйләшкәнгә карап, үзебезнеке онытылмый, анысы безнең үзебездән тора лабаса…

 img_4693

Пәхләвә янына – юмор һәм шигырь!

Ул арада пәхләвәбез пешеп өлгерде дә, сүзебезне өстәл артында, чәй янында дәвам иттек. Авызда эреп торган баллы-татлы телемнәр янына Гамил Афзалның сатирик шигырьләре дә өстәлде. Өстәл артында беренчелекне үз кулына инде Әнвәрия апа алды. Һушы китеп шигырь ярата икән бу гомере буена фельдшер булып эшләгән апа.

Менә шулай бер Питрәч районында яшәп, бер-беребезне очратып белмәгән булсак та, пәхләвә безне берләштерде. Ә инде янына юмор белән шигырь дә өстәлгәч, күңелләр бөтенләй эреде.

— Фельдшер-акушер белеме алып чыккач, мине шушы Питрәч районына билгеләделәр, — дип сөйләп китте Әнвәрия апа. – Без гомумән ул чакта бөтен төркемебез белән Караганда өлкәсенә барабыз, дип сорап язган идек. Бунтарьлар, имеш! Татарстанга билгеләделәр шулай да, врачлар монда кирәк, диделәр. Бу 63нче ел иде. Миңа Шихазда авылы председателе әйтә район үзәгендә: «Ни уйлап барасың ул «глухомань»га, анда радио да юк, телевизор турында әйтәсе дә юк, әйдә, үзебезгә!» Юк инде, мин бит алай итә алмыйм, мин бит «честный народ»!

Анда киткәнче, мине медицина хезмәткәре булып эшләгән бер әбигә керттеләр. 30нчы март бу, буранлы, салкын. Моның өенә керерлек түгел, кар күмеп киткән. Карларын көрәдем, юлларны ачтым. Өе үзе аптека да икән. Иртән уянгач та, кырып-себереп чистарттым бу «аптек өйне». Аннары киномеханик малайның чанасына утырып киттем Кибәк иленә.

1963нче елның 1нче апреленнән башлаган идем «службаны», 1998нче елда гына тәмамладым. Шунда Нуретдин исемле җегеткә кияүгә чыктым. Клубта танышканбыздыр инде. Килгән кеше ич инде мин, медработник җитмәсә. Ул чакта безгә акча да түлиләр, эшебез дә колхоз эше түгел, чиста эш. Почетта йөрибез. Клубка килгәч, хәтерлим, әле, җегетләр сөйләшә үзара, миңа ишетелеп тора инде: «Мин озатам», — ди берсе. Икенчесе аңа: «Юк, мин озатам, миңа быел өйләнергә кирәк», — дип, тегеңә каршы төшә. Менә шул җегетләрнең берсенә чыктым да куйдым инде, сеңлем!

img_4727

«Алга» газетасының подшивкасы

Шуннан соң бөтен гомерен шушы Кибәк иле халкына хезмәт күрсәтеп уздырган Әнвәрия апа. Клуб сәхнәләрендә шигырьләр укып йөргән активист та ул. Районыбызда чыгып килә торган «Алга» газетасының подшивкасы диярсең үзен, миңа кайсы елда нәрсәләр басылганын чытырдатып санап чыкты. Аннары шигырьләр укыштык, бераз гына моңсуланып та алдык.

— Укый алмавыма үкендем гомер буе! Югары белем аласым килгән иде бик тә, әнине ялгыз итмик, дидем…

Шуннан Әнвәрия апа үз һөнәренең кызыкларын сөйләргә күчте. Мин тагын бик матур җырлый торган дәү әниемнең гомере буена консерваториядә укыйсы килүе турында үзәге өзелеп сөйләгәнен искә төшереп, тарих киндеренә язылган язмышларның нинди охшаш та, нинди төрле дә булуына гаҗәпләнеп, тыңлап утырдым. Әбиемне исән чагында китап язарга өнди идем. Уйларымны укыгандай, Әнвәрия апа азакта болай дип куймасынмы:

— Авыл җирендә фельдшер булып эшләүнең, безнең өлешебезгә тигән михнәтләрнең дә, хикмәтләрнең дә ни икәнен белсә-ә-әң, сеңлем, бер китап язарлык!

img_4779

 

Пәхләвә өчен кирәк:

1 табага – 250 гр маргарин

2 ярым стакан – он

4 йомырка

300 гр – әстерхан чикләвеге

150 гр – йөзем яки өрек

Шикәр комы яки пудрасы – стакан, стакан ярым

Куертылган сөт – чама белән

img_4345

 

Ничек әзерлибез:

  1. 250 гр маргарин белән онны кушып валчык ясыйбыз.
  2. 4 йомырканың агыннан сарысын аерабыз. Агын башта алып куябыз – ул безе ясар өчен кирәк булачак.
  3. Сарысын исә валчыкка кушабыз да, үзле итеп камыр хәстәрлибез.
  4. Камырны икегә бүләбез. Аскы өлеше өчен күбрәк калдырабыз.
  5. Целлофан пакетларга төреп, аны суыткычка, иң яхшысы, катыра торган камерага куябыз.
  6. Ул арада йомырканың агын, шикәр комы яки шикәр пудрасы кушып, миксер ярдәмендә болгатабыз. Безены шулай ук суыткычка куеп алсак әйбәт.
  7. Табаны аз гына майлыйбыз да, катып өлгергән камырны угычтан уып, зуррак кисәген табага җәеп салабыз.
  8. Өстенә әстерхан чикләвеге, йөзем белән өрек тезеп чыгабыз.
  9. Шулар өстенә тигез итеп безе ягабыз.
  10. Безе өстенә калган камырны шулай ук угычтан уып таратабыз.
  11. 25 минутка 180 градуслы духовкага урнаштырабыз.
  12. Духовкадан алгач, өстенә куертылган сөт ягып, 10 минутка калдырабыз. 

 Пәхләвә әзер! Чәйләрегез тәмле булсын!

 img_4601

P.S. Рәҗия апаны әтиемнең әнисе – Кибәч әбиемә охшатып гәпләшсәм, Әнвәрия апаны исә Янсуардагы дәү әниемә охшатып үз иттем булса кирәк. Шулай итеп, бер килүдә, инде мәрхүм әбиемнәрдән соң калган бушлыкны тутырып, юанып, рухланып кайттым бу очрашудан. Пәхләвә – пәхләвә генә түгел ул, белсәгез! Сез дә, әзерли калсагыз, чәегез янына иң кадерле кешеләрне җыегыз!

Автор: Луиза Янсуар / Фотограф: Луиза Янсуар

http://protatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев