Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Пәрәмәч: үзенчәлекле бәрәңге измәсе белән

Соңгы вакытта пәрәмәчне үзенчәлекле бәрәңге измәсе белән пешерә башладым. Шуның рецептын сезнең белән дә уртаклашыйм әле.

Измә пешергәндә, урталай ярылган бәрәңгене эссе суга салам. Ул кайнап чыгуга, 1 дәфнә ярфрагы ( лавровый лист) белән 4-5 бөртек кара яисә хуш исле борыч кушып җибәрәм. Пешеп чыгарга 5 минут кала 1 аш кашыгы тоз салам. Бәрәңге пешкәч, судан дәфнә яфрагы белән борычларны җыеп алам. Суын түккәч, бәрәңгегә мул гына итеп ак май салам һәм төям. Бәрәңге белән майны әйбәтләп төйгәч кенә кайнап чыга язган сөт кушам ( салкын сөт кушсаң, измәнең кара-соры төскә керүен барыгыз да беләсездер). Тагын изәм. Йоп-йомшак кына бәрәңге измәсе килеп чыга, ашаганда үзеннән чак кына борыч белән дәфнә яфрагы тәме дә килеп киткәндәй тоела.
Әлеге рецептны табып алганнан бирле мин бәрәңге измәсен гел шушылай гына пешерәм. Бәрәңгеле ризыкларны еш пешерүемнең тагын бер сере бар: минем бәрәңгеләр агуланмаган. Шуңа да бәрәңгеле ризыкларга өстенлек бирергә тырышам. Балалар да бәрәңге измәсен бик яраталар, "әни, шуны пешер әле" , - дип кенә торалар. Ә сез бәрәңгеле ризыкларны яратасызмы? Бәрәңгегезне агу сипмичә үстерәсезме? Дусларым! Һәрвакыттагыча, бу юлы да мин сездән җаваплар-комментарийлар көтеп калам.
Венера МӘҖИТОВА.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев