Рәфилә Шәмсетдинованың рецептлары белән бүлешәбез бүген. Уңган хуҗабикәдән рулет!
Рецепт.
"Ике төрле ясадым. .
1.Беренчесе өчен 2җәймә лавашның арасына майонез һәм яшеллек сибеп бер-берсенә "ябыштырдым", аннары эчтә калачак ягын яңадан майонез белән сыладым, сез майонез урынына сливочный сыр куллана аласыз, бик тәмле алай да. Шуннан бер-бер артлы рәт-рәтләп тозланган семга балыгы, саламлап туралган кыяр, помидор, салат яфрагы (яки Пекин кәбестәсе) тезеп чыктым да, лавашны тыгыз итеп төреп, салкын урынга куйдым. Мәҗлес башланырга 2сәг.чамасы алдан ясалса, яхшырак. .
.2. Икенче вариант - шулай ук ике җәймә лаваш арасына сливочный сыр һәм яшеллек сибеп "ябыштырдым", бу лавашның ертылып киткән төзексез җирләреннән эчлек чыкмасын өчен эшләнә. Өске катламда исә - вак угычтан чыгарылган краб таякчыклары ( хәләл краб таякчыкларын гадәттә "Бәхетле" яки "Метро"дан алам, хәләл билгелене эзләгез, гадәти кибетләрдәге краб таякчыклары күп очракта ни кызганыч - хәрәм була), 2йомырка, тыгыз сыр ( шулай ук хәләлне сайларга тырышсагыз хәерле, андыйларның составында сычужный элемент растительного происхождения дип языла, животного происхождения дип язылып, хәләл билгесе булмый икән, димәк ул сыр хәрәм...), майонезны бергә кушып, бер масса хасил булганчы болгатасы. Әлеге массаны лавашка җәеп, шулай ук яхшылап төрәсе. Табынга биргәндә тәгәрмәчләп кисәбез. Тиз һәм җайлы кабымлык әзер! Тәмле булсын!!!"
Рецептларыгызны безнең почтага(sabatannar@rambler.ru) яки социаль челтәрләрдәге битләргә җибәрә аласыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев