«Тере аджика»
Бакча яшелчәләреннән супер тәмле аджика рецепты белән уртаклашабыз
Моның өчен безгә кирәк була:
10 данә кызыл помидор
3 данә болгар борычы
3 баш суган
2 баш сарымсак
200 гр яшеллек (любой, укроп, петрушка)
Яшелчәләр бар да уртача зурлыкта булсын, барсын да иттарткыч аша чыгарасы.
Аерым савытта:
200 гр томат пастасы, мин кухмастер алам.
1 бал калагы төелгән кара борыч
1бал калагы төелгән кызыл борыч
2, 5 аш калагы тоз
2 аш калагы шикәр комы
100 гр уксус
Ныгытып болгатабыз,шушы массаны суыткычта саклыйбыз. Итле ризыклар белән ашарга яхшы бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев