Шашлык өчен искиткеч тәмле соус
Әлеге үзенчәлекле ризыкны кавказча соус белән ашарга тәкъдим итәбез
Моның өчен 2 аш кашыгы томат пастасы, 1 стакан кайнаган су, чама белән петрушка, укроп, кинза, яшел суган, базилик, бер баш суган, 5 тырнак сарымсак, тәменчә тоз, кориандр, имбир, хмели-сунели, “аджика” тәмләткече кирәк.
Эш тәртибе: томат пастасын һәм суны кәстрүлгә салып болгатып, кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыккач болата-болгата 5 минутта тотабыз. Шул арада суган һәм барлык яшел тәмләткечләрне вак итеп турыйбыз. Аннан суганны соуска салып уртача утта болгатып 5 минут пешерәбез. Уттан алгач туралган барлык яшелчә үләнне һәм тәмләткечләрне салып болгатабыз. Ахырдан төелгән сарымсак өстибез. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев