Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Шахматлы торт

Рецепт.

Кирәк
280 грамм он
10 йомырка
2 кап ванильный сахар(мин ансын салмадым)
300 грамм шикәр комы
10 грамм разрыхлитель
150 грамм эретеп суытылган ак май
тагын бер 60 грамм он
40 грамм какао-порошок
Крем өчен
1 литрдан азрак 33 процентлы сливки
1 банка вареная сгущенка


Эш барышы
1. Торт ике бисквиттан тора: ак һәм кара. Башта ак бисквитны пешерәбез. Моның өчен 5 йомырканы 150 грамм шикәр комы белән күпертәбез.
2. Шуңа эретеп суытылган 75 грамм ак май салабыз.
3.Коры ингредиетнларны бергә бутыйбыз: онны, разрыхлительне.Искәрмә: ак бисквитка тагын 60 грамм он кушабыз.
4. Он белән разрыхлительны иләп әзер массага салабыз.
5. 24 см диаметрлы торт пешерә торган табага салы,п алдан кызултаырга куелган духовкага озатабыз.
6. Арытаба кара бисквитны эшлибез. Шулай ук 5 йомырканы 150 грамм шикәр комы белән күпертәбез, шуңа калган майны салып болгатабыз.
7. Коры ингредиентларны- онны, разрыхлительне, какаоны бергә бутыйбыз , илибез һәм әзер масса өстенә салабыз.
9. Шулай ук 24 см диаметрлы табага салып духовкага озатабыз,.
10. Тортларның әзерлеген зубочистка ярдәмендә тикшерәбез.
11. Бисквитлар бераз суынгач, азык пленкасына төреп, 12 сәгатькә суыткычка озатабыз.
12.Билгеләнгән вакыт узгач, суыткычтан алып, бисквитларның кабарыбрак торган өлешләртен - "шапка"ларын кисеп алабыз( анысы безгә бизәү - крошка ясау өчен кирәк була).
13. Бисквитларны икегә бүләбез. барлыгы 4 түгәрәк килеп чыга: ике кара ике ак.
14. һәр бисквиттан сурәттәге кебек итеп түгәрәкләр кисәбез.
15. Арытаба тортны җыя башлыйбыз.: уртага кара бисквит куябыз, кырыена - акны, иң кырыена тагын караны. Икенче катка уртага ак бисквит бара, кырыена кара, тагын кырыена ак бисквит. Өченче катка уртага кара түгәрәкне куябыз, кырыена караны, аннан акны. Дүртенче катка уртага ак бисквит, аның кырына кара, аның янәшәсенә ак бисквит куябыз.. Менә шулай, арасына крем яга-яга, 4 катны да эшләп чыгабыз.
16. Һәр катның өстенә мул итеп крем ягабыз. Кремны түбәндәгечә эшлибез: 33 процентлы салкын сливкины миксер белән күпертәбез, вареная сгущенка белән бутыйбыз. Бу минем иң яраткан крем. Сахарная пудрага караганда, вареная сгущенка белән тәмлерәк була. Рецептта сахарная пудра кушырга диелгән иде. Мин үземчә үзгәреш керттем.
18. Торт җыелып беткәч, кольцо кидереп, суыткычка куябыз.
19. 2-3 сәгатьтән тортны бизи башлыйбыз. Бизәр өчен артып калган камырны-"шапка"ларны кулланабыз. Барысын да уртача зурлыктагы кыргыч аша үткәрәбез.
19. Башта тортның өстен бизибез. Шакмакларны зубочистка ярдәмендә сызабыз. һәр шакмакка ак һәм кара крошкалар сибәбез.
20. Кырыен ак һәм кара крошка катнашмасы белән матурлап бетерәбез.
21. 4-5 сәгатькә суыткычка озатабыз.
22. Торт әзер. Инде тәмләп чәй эчәргә дә була. Пешергән ризыкларыгыз тәмле, күңелләрегез һәрчак күтәренке булсын, дуслар!

Венера МӘҖИТОВА.

Фото: https://vk.com/tatarshlari

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев