Шурпа
Рецепт.
800 г сарык ите
2 л су
2 бәрәңге
3-4 суган
1 кызыл борыч
5 бәрәңге
500 г помидор
тәмләткечләр ( борыч, базилик, зира, кориандр, тоз)
Яшелчәләрне яхшылап юабыз.
Сарык итен кисәкләргә бүләбез һәм су салынган кәстрүлгә кайнарга куябыз.
Кайнап чыккач өресен җыеп алабыз.
Бәрәңгене шакмаклап, суган, кишер һәм борычны түгәрәкләп турыйбыз, ә помидорның тышын салдырабыз.
Әзер шулпага кишер һәм суганны салабыз һәм 25 минут кайнатабыз.
Шуннан соң бәрәңге, борыч һәм помидор салабыз.
Берничә минуттан тәмләткечләр салабыз.
Ашны бәрәңге пешкәнче кайнатабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев