Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Соуслы күркә ите

Рецепт.

Эре күркә боты кисәген юып тастымал белән чак киптереп алабыз. 

Соус өчен катнашма: 
1 тулы аш калагы сметана 
1 тулы аш калагы майонез 
1 аш калагы чамасы әзер горчица 
1 аш калагы бал 
1 чәй калагы тоз 
Барысын бергә яхшылап бутагач, күркә ботын шул соус белән үкәп 1,5-2 сәгатькә суыткычта калдыру яхшы 

Аннан яки тирән калын төпле таба төбенә 2-3 стакан су салып, капкачын ябып (кургашка төреп ясау да мөмкин) 200 градус чамасы кызулыкта 1,5-2 сәгать томалап пешерергә 

1 сәгать үтүгә ачып, таба төбендәге суны игьтибарларга. Көеп китәрлек булмасын 

Һәр хуҗабикә үзе әзерләгән ризыкны үз тәменчә төрләндереп, башлап пешерергә алынган итнең сыйфатына, күләменә карап әзерли 

Ит азыкларын, әлбәттә, чи яшелчәләр, җиңелчә яшелчә салатлары белән аралаш ашау яхшырак булыр.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев