Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

"Сөттә пешкән тавык ите"

Рецепт.

Ингредиентлар:
Тавык түше якынча 500-600 грамм
Помидор 1 шт
Татлы борыч 1шт
Суган 1 шт
Сөт яки куе сөт(сливки)10% 1,5стакан
Тәменчә тоз, кара борыч

Табада майда вак итеп туралган суганны җиңелчә генә кыздырабыз, шуңа вак итеп туралган помидор, татлы борычны салып, яшелчәләрдән бүленеп чыккан сокта 3-4 минут пешерәбез.
Тавык итен уртача кисәкләргә турыйбыз һәм җиңелчә генә төябез, табага җәябез, тоз, борыч сибәбез. Кәстрүлдә сөтне кайнатып чыгарабыз һәм ит өстенә агызабыз. Итле масса өстенә ипләп кенә яшелчәләрне җәябез. Духовкада якынча 40 минут пешерәбез.

P.S. Ит өстенә тозны җитәрлек итеп сибәргә кирәк, чөнки яшелчәләргә дә, сөткә дә тоз салынмый. Ризык тозсыз булмасын
.

Фото: скриншот инстаграм

Айгөл Муллагалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев