Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

"Төрлесеннән" салаты

Рецепт.

Кирәк:
200 грамм кореяча кишер
1 банка консервланган кукуруз
1 кап кириешки
200 грамм чи кәбестә
200 грамм тавык ите
200 грамм карбонад
Эш барышы
1. Кәбестәне эре кыргычтан үткәрәбез.
2. Пешкән тавык итен, карбонадны вак итеп турыйбыз.
3. Җәенке тәлинкәгә ингредиентларның барысын да матурлап тезәбез.
4. Уртага чәчәк таҗы сыман итеп майонез салабыз.
5. Бу салатның өстенлеге шунда, тәлинкәгә үзеңә ошаган ингредиентларны гына салып ашарга була. Икенчедән, ул бик тиз һәм җиңел эшләнә. Өченчедән, бу салатка үзеңә ошаган башка ингредиентларны, мисалга, борчак, зәйтүн җимешләрен дә салырга була. Мин үзем аларны бик яратып бетермим. Шуңа күрә дә салатны үзем яраткан ингредиентлардан гына эшләдем.
Венера МӘҖИТОВА.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев