Яфрак сармасы (yaprak sarması)
Рецепт.
Ингредиентлар
40-50 данә Виноград яфраклары
500 мл Шулпа
500-600 г Фарш
4-6 аш кашыгы Дөге
4-5 данә Суган
50 г Атланмай
50 мл Зәйтүн мае
Петрушка Укроп Кинза
1 бал кашыгы Зира
1 бал кашыгы Борыч тәменә карап Тоз Сарымсак теше
Соус өчен:
бер стакан Йогурт
1 данә Кыяр
Сарымсак теше Петрушка Укроп Кинза
Эш барышы
Табада зәйтүн һәм атланмайны катыштырып, суганны кыздырабыз.
Дөгене пешерәбез.
Яшелчәләрне вак кына турыйбыз.
Савытта фарш, кыздырган суганны, пешкән дөгене, зираны, борычны һәм тозны бутыйбыз - эчлек әзер.
Яфракларны юабыз. Бер яфракны алып, тигез ягы белән аска каратып җәябез. Өстенә ике бал кашыгы чамасы эчлек салабыз һәм төрәбез
Кәстрүлнең төбенә 2-3 катлам яфраклар җәябез
Сармаларны тезеп чыгабыз
Өстенә су яки шулпа салабыз, кирәк булса тозлыйбыз
Пешерү вакытында сарма ачылмасын өчен, өстенә берәр тәлинкә куябыз. Әкрен генә кайнаган килеш сарма 1,5 сәгать пешәчәк
Ашларыгыз тәмле булсын! Afiyet olsun!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев