Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Ялкауларча бәлеш

Рецепт.

- тавык түше (500 г);
- кефир (2 стакан);
- он (400 г);
- сода (0,5 ч.к.);
- тоз (1,5 ч.к.);
- шикәр комы (0,5 ч.к.);
- тәменчә борыч;
- кыздыру өчен май;
- сарымсак, суган.

Тавык итен һәм суганны шакмаклап турыйбыз.
Ит, суган һәм сарымсакны иттарткыч аша чыгарабыз. Әзер фаршны борыч, тоз кушып, бутыйбыз.
Камыр өчен 2 стакан җылы кефир алабыз. Аңа тоз, сода, шикәр комы өстибез. Барысын да болгатабыз. Он кушабыз, тагын болгатабыз. Камыр сыек булмаска тиеш.
Камырга фарш өстибез һәм бердәй масса килеп чыкканчы бутыйбыз.
Ялкауларча бәлешләрне ике яктан кыздырабыз. Әмма ут артык көчле булмасын. Табадагы майның күләме дә 0,5 см артмасын.
Кызаргач, бәлешләрне табынга бирәбез!
Фото:
https://www.russianfood.com

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев