Тешеңне коям, дидемме?!
«Җиде ел «малосемейка»да чиләнгәннән соң, ниһаять, дүрт катлы йортның иң өске катыннан ике бүлмәле фатир бирделәр. Эчке эшләрен әле үзебез дә эшләшеп бетерештек (хәер, аның алары сөенеч кенә инде). Безнең аска ире шактый гына олы яшьтә булган (хатыны белән чагыштырганда) бер уртакул җитәкче туры килде. Булган байлыкларны бергә-бергә ташыштык, күтәрештек.