Кайдадыр син бар...
Кызлары мәктәптән яз кояшыдай балкып кайтып керде. Күңел шатлыгы йөзеннән-күзләреннән түгелә иде. Әниләр бәйрәменә багышлап инша язганнар икән. Алинәнең эшен укытучы апасы мактаган, шуңа дәлил булып көндәлегендә “5”ле көлеп утыра. Кызның үз уңыш-шатлыгы белән уртаклашасы, өйдәгеләргә мактанасы килә. Серле елмаеп дәфтәрен әнисенә сузды да, үзе читкәрәк китеп, сиздерми генә аны күзәтә башлады. Ничек кабул итәр, ни дияр, янәсе.