Таһир САБИРҖАНОВ автор яңалыклары
-
Каюм Насыйри конкурска дәшә
Олуг мәгърифәтчебез, энциклопедик галимебез, тарихчы, этнограф, тел белгече, әдип хакында һич тә арттырып әйтүебез түгел бу. Инде аның арабыздан киткәненә гасырдан артык вакыт узса да, үлемсез иҗаты, шәхси үрнәге галимнең бүгенге варислары күңелендә яши, аларны яңадан-яңа иҗади эзләнүләргә рухландыра.
-
Татарстанда экологик белемне яңача укытмакчылар
Илебездә экологик белем бирүдә тәүге карлыгач буларак, Казан дәүләт университетында табигатьне саклау кафедрасы ачылганга быел илле ел була. Бәйрәм өстенә бәйрәм дигәндәй, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татармультфильм» берләшмәсе белән берлектә, балаларга экологик белем бирүне камилләштерү максатыннан «Экология – мәктәптә» проектын гамәлгә ашырырга алынды. Уртак тырышлыкның күркәм җимешләре дә инде күз алдында: республикабыздагы эко-класслар өчен күркәм ике уку ярдәмлеге дөнья күрергә өлгерде. Аларның берсе I сыйныф укучылары өчен рус телендә «Яшел сукмак» дигән эш дәфтәре булса, икенчесе – V сыйныфтагылар өчен «Яшел Татарстан» исемле уку ярдәмлеге.
-
Уку елының беренче чиреге нәрсәсе белән үзенчәлекле булды?
Уку, белем алу – энә белән кое казу кебек инде ул, дип юкка гына әйтмиләр шул. Кеше үз гомерендә 9 я 11 елдагы 12 айның 9 аен мәктәптә гыйлем туплый. Һәр көнне биш-алты дәрес.
-
Миләүшә Сибгатуллина яңа вазифада журналистлар белән очраша
Татарстанда 2002 елда «Яңа гасыр» телеканалы ачылганның беренче көненнән үк иртәнге «Хәерле иртә» тапшыруын алып баручысы буларак татар тамашачысы күңелен тиз арада яулап өлгергән иде ул. Әлеге тапшыру исемен үзгәртеп, «Манзара»га әйләнгәч тә, шактый еллар нәзакәтле сөйләме, елмаюлы йөзе белән һәр иртәдә күпләрне телеэкраннар янына тартып китерә иде Теләченең Алан авылы кызы Миләүшә Сибгатуллина.
-
Чемпионатның алтын медале күпме тора?
Бу көннәрдә бар җиһан футбол буенча дөнья чемпионаты рухы белән яши диярсең. Инде әлеге чемпионатның да экваторын уздык. Безнең хәлгә керергә теләгәндәй һава торышы да нәкъ менә экватордагыча: эсселек 30 градусның өске ягында.
-
Көрәш буенча Бөтендөнья чемпионаты быел Теләчедә үтәчәк
Безнең эрага кадәр 2500 ел элек үк мисырлылар, борынгы греклар мавыккан иң борынгы спорт төрләренең берсе ул – көрәш. Дөньяда аның нинди генә төрләре юк! Ирекле көрәш, самбо, грек-рим көрәше дисеңме, ул дзюдо, тхэквондомы…