Котылуның котсыз ягы
Юньле нәрсәне «матриархат» дип атамаслар иде инде. Илдәге ир-атларның, хәер, хәзер инде күпчелек хатын-кызларның да «мат» белән сөйләшү рәвешен искә алсаң, бу «ана культы»ннан рәт чыкмавы күренә. Сәер фикерлим, шулаймы? «Җәннәт – аналарның аяк астында» дип әйтергә тиеш ләбаса мин. Аллаһтан һәм Пәйгамбәрдән соң итагать итәсе кеше дә ана кеше, диелгән түгелмени?