Чулпан Гарифуллина автор яңалыклары
-
Төзекләндерү – бездән, эчтәлек – сездән
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык театрларын котлап, шулай диде. Мәгълүм булганча, Россиядә 2019 елны Театр елы дип игълан иттеләр. Татарстанда әлеге чара Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында оештырылды.
-
Кыш бабай бушка йөрми
Яңа ел бәйрәменә дә күп калмады. Кыш бабай белән Кар кызын искә алыр вакыт җитте, димәк. Аларны әллә кайдан эзлисе дә юк. Балаларын могҗизага ышандыру өчен, ата-аналар чын Кыш бабай белән Кар кызының телефон номерын күптән табып куйды инде. Бәя ягыннан килешәсе генә калды.
-
Юлъякшинның – үз юлы. Элвин Грей ничек итеп тугыз мең кешене җыйды?
Бу җырчы егет, эстрадага аяк баскан көненнән бирле, халыкта каршылыклы фикерләр уятты. Берәүләр аны җырлый белмәүдә гаепләсә, икенчеләре аның өчен җан ата. Беркемгә ярарга тырышмавын да исбатлап күрсәтте инде ул. Аннан, тугыз меңгә якын тамашачыны сыйдыра алырлык “Татнефть-Арена” бинасын кайсы җырчының тутырганы бар әле? Узган шимбәдә Элвин Грей (Радик Юлъякшин) моның мөмкин булуын раслады.
-
Салаватсыз җыр бәйрәме, яки “Болгар радиосы” тылсымлы тамашага чакыра
Күңеленә якын җырларны халык үзе сайлый. “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясендә шулай. Рейтингны бәйсез цифрлы система төзи, җиңүчеләр шулай ачыклана. Хәзер чарага әзерлек эшләре гөрли. Шушы көннәрдә узган матбугат очрашуында оештыручылар быелгы премиянең үзенчәлекләре турында сөйләде.
-
“Тынычлык һәм популярлык бергә була алмый”
Шоу-бизнес кысаларында гадилеген югалтмыйча калганнар өчен аерым “Кызыл китап” яза башларга вакыттыр. Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Ришат Төхвәтуллинның иҗаты белән якыннан таныш кешеләр нәрсә әйтергә теләвемне аңлар. Бу җырчының да уңышын вакытлыча гына дип юраучылар булмады түгел. Йә заман көенә биеп, үз исемен искә төшереп торачак, йә югалачак, имеш. Әмма ул үзе сайлаган юлыннан атлый, миллилекне өлге итеп алган иҗат эшчәнлеген дәвам иттерә. Ә тормыштагысы шундыймы соң? Халык телендә “сандугач” дип йөртелгән, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән сөйләшкәч, барысына да ачыклык керде шикелле.
-
“Йолдызланулары җитте! – Ришат Төхвәтуллин шулай иртә сәхнәне ташлармы?”
Шоу-бизнес кысаларында гадилеген югалтмыйча калганнар өчен аерым “Кызыл китап” яза башларга вакыттыр. Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Ришат Төхвәтуллинның иҗаты белән якыннан таныш кешеләр нәрсә әйтергә теләвемне аңлар. Бу җырчының да уңышын вакытлыча гына дип юраучылар булмады түгел. Йә заман көенә биеп, үз исемен искә төшереп торачак, йә югалачак, имеш. Әмма ул үзе сайлаган юлыннан атлый, миллилекне өлге итеп алган иҗат эшчәнлеген дәвам иттерә. Ә тормыштагысы шундыймы соң? Халык телендә “сандугач” дип йөртелгән, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән сөйләшкәч, барысына да ачыклык керде шикелле.
-
“Ваһапов булып туарга кирәк”
Яңа сезонга аяк басар алдыннан Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль һәм фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов журналистлар белән очрашу уздырды. Яңалыклары күпләп җыелган икән. Быел 9 октябрьдә ачылачак концерт сезоны ике түгәрәк дата белән бәйле. Фестиваль эшчәнлегенә – 15, ә Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тула. Юбилей чаралары Казан шәһәрендә башланып китәчәк. Декабрь аена кадәр барлыгы 17гә якын чара ниятләгәннәр.
-
ИлГәрәй: “Иң якын дустым – хатыным”
Элегрәк “Шәрык”, “Фикер”, “Алтын урта” кебек милли очрашулар ясый торган мәйданчыклар бар иде, аларны күпләр хәтерлидер. Кызыклы шәхесләр белән күзгә-күз очрашып, җылы мохиттә аралашып утыру өчен менә дигән мөмкинлек иде ул.
-
Игелек эшлә дә җырга сал
Яхшы эшнең башы бул, ди халык мәкале. Опера җырчысы Илүсә Хуҗина да шундый игелекле гамәлнең башында тора. Җырчы кыз үзенең чираттагы концертын хәйрия максатыннан үткәрергә ниятли. “Ютуб”ка үземнең сольный концертымны куйганнан соң, тамашачыдан уңай фикерләр ишетә башладым. Тагын концерт сорыйлар. Анысын менә хәйрия максатыннан оештырырга телибез”, – ди җырчы Илүсә Хуҗина.
-
“Барыбер сәхнә юлын сайлар идем”
Тинчурин театрының яшь актрисасы Айсылу Мөсәлләмовага, театрга эшкә килү белән, чибәр, хыялый кыз образларын ышанып тапшыралар. Күпчелеге – җырлы рольләр. Балалар әкиятеннән соң көтмәгәндә “Сүнгән йолдызлар”дагы Сәрвәр дә булып куя ул. Җырларга хыялланган, әмма җырчы булырга теләмәгән кыз бүген икеләтә бәхетле: Айсылу – җырчы-актриса. Әмма ул моның белән генә чикләнми, яңа һөнәрләр дә үзләштерә. Буш вакытында фотога төшерергә, аларны эшкәртергә өйрәнә һәм җырлар иҗат итә икән. Айсылу белән якыннанрак танышырга булдык.
-
Мәхәббәт корбаннар сорыймы?
Дус кызым белән сөйләшеп торабыз. “Укытучыбыз безгә каннар кушылуны яхшы дип аңлатты”, – дип куймасынмы yл. Имеш, төрле каннар кушылу нәтиҗәсендә туган балалар бик сәләтле һәм чибәр була. Катнаш никахларны мактавы түгелме соң бу, дигән уй йөгереп узды шул вакытта. Кан кушылуда гынамы эш? Биредә сүз дин, мәдәният, гореф-гадәт, милләтләр кушылу, бәлки әле берсе тәэсирендә икенчесенең югалуы турында бара бит! Җәмгыятьнең әлеге мәсьәләгә әкренләп күнегә баруы, катнаш никахка нейтраль, кайвакыт уңай каравы – гадәти күренеш. Танышларым, дус-иш арасында да мондый никахта торучылар, катнаш гаиләдә үсүчеләр шактый.
-
Базарларда бары да бар
Азык-төлекне, бигрәк тә җиләк-җимеш, яшелчәләрне базардан сатып алабыз. Андый җирдән алганнарны кибет киштәләрендә полиэтилен пакетка төрелгәннәреннән күпкә якынрак күрәбез шул. Ел да үткәрелә торган ярминкәләрне дә шәһәр халкы шуның өчен көтеп ала.
-
“Заманча итәбез дип, җырны тамырыннан аермыйлар”
Җыр сәнгате бер урында гына таптанып тормый. Тик, алга барган саен, миллилегебез, тыйнаклыгыбыз, моңыбыз югала бара төсле. Әле ярый җырчылар арасында шул миллилекне саклап калырга омтылучылар бар. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов менә шундыйлардан.
-
“Мин бит әле артист кына”
Озын буе, җиңел, ябык гәүдәсеннән һәм... тавышыннан таныйлар, үз итәләр аны. “Зәңгәр шәл” спектаклендә “Кара урман” җырын башкаруын гына искә төшерегез! Раил Шәмсуаровның моңлы актер булуын театрга еш йөрүче тамашачы әллә кайчан сизде инде. Рольләрне тавышының мөмкинлекләренә карап бирәләрдер кебек аңа. Тагын бер үзенчәлекле ягы – хыялыйлыгы бар. Аралашып утырганда да: “Бу егет образыннан чыкмаганмы, әллә кереп тә тормаганмы?” дип уйлап куясың. Раилнең Камал театры сәхнәсенә менүенә дә ун ел була икән инде. Актерның театр тормышын барлап кына калмыйча, дөньяга карашы, бүгенге вакыйгаларга мөнәсәбәте турында да кызыксындык.
-
Кемгә – диңгез, кемгә – күл
“Каникул бөтен кешегә дә ял дигәнне аңлатмый икән”, – дип шаяртты Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. Аның каравы балалар каникулны файдалы үткәрергә тиеш. Моның өчен бездә шартлар бар. Балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган брифингта шул хакта һәм лагерьларның эшчәнлеге турында сөйләштеләр.