Зәмирә Сәмигуллина автор яңалыклары
-
“ӘТИЕГЕЗНЕҢ СОҢГЫ БҮЛӘГЕ“
Соңгы елларда районда торак төзелеше киң колачлы алып барыла. Дәүләтнең төрле программалары булышлыгында күп кенә гаиләләр яңа фатирга, шәхси йортларга күченә.
-
ТУГАНЛЫК ЯШӘРГӘ КӨЧ БИРӘ
Зарлансаң, зарланып туймаслык дөньяда яшибез. Акча да җитми, саулык та какшый, балаларга да күп кирәк... Барлык яшәеш зардан гына тора кебек.
-
Президент бүләген алучылар арасында сабалылар да бар
Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов урып җыю эшләре башланганчы “Иң яхшы комбайнчы 2017” бәйгесен игълан иткән иде.
-
“Мишә дулкыннары” сәяхәттә
10 ноябрьдә район китапханәсе каршында эшләп килүче “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәсе шагыйрьләре, язучылары Шекше авыл җирлегенә сәяхәткә чыкты. Сәяхәтнең төп иганәчесе, шигъри җанлы райондашыбыз Рәис Дәүләтшин туган як чишмәләре белән таныштырды.
-
4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне
4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан районыбызда гранит истәлек ташы куелды.
-
Сатыш авылында яшәүче Якуп Габделбарый улын белмәгән кеше сирәктер.
35 ел гомерен малларга багышлаган табиб белән “Сатыш” җәмгыятенең бозаулар торагында очраштык. “Бу торакны заманында, җитмешенче елларда әти белән әни төзегән. Әти бик оста балта остасы иде, кирпеч эшенә дә кулы ятып торды, түбә япты, тәрәзә борыслары ясады. Бик гади яшәделәр, заманына күрә авыр булса да, без – өч балага да югары белем биргәннәр”, – дип, иң элек әти-әнисен зурлап искә алды ул
-
Сабада авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән өлкәннәр район хуҗалыкларына сәяхәткә чыкты (фотолар)
Хезмәт ветераннары “Курсабаш”, “Симет” җәмгыятьләре һәм Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат йортының эшчәнлеге белән таныштылар. Өлкәннәр чараны оештырган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншинга, АПК һәм барлык тармак профсоюзлары район комитеты рәисе Дания Галимуллина, район ветераннар советы рәисе Расих Сабировка рәхмәт сүзләре җиткерде.
-
Сабада –кукмаралылар
26 октябрьдә Сабада күрше Кукмара районы вәкилләре кунак булды. Районыбыз тормышы белән танышу максатыннан килгән күршеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов озата йөрде һәм районыбыз тормышы белән таныштырды.
-
Татар Икшермә авылында Якуб бабай чишмәсе ачылды
Фоторепортаж
-
Удмурларның җирле автономиясе җитәкчесе Анатолий Макаров: Мәктәптә күпмилләтле балалар укый, аларның да күпчелеге удмурт гаиләләреннән.
Милләтләр дуслыгы Иштуганда – удмуртларның милли бүлекчәсе Иштуган авылында “Татарстан Республикасында удмуртларның милли-мәдәни автономиясе” төбәкара җәмәгать оешмасының җирле бүлекчәсе эшли башлады.
-
Саба шагыйрәсе Миннегөл Манихованың юбилее
Аны район китапханәсендә "Мишә" дулкыннары иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр, иҗатташ дуслары тәбрикләделәр.
-
Олы Шыңар авылында яшәүче Хәбирә Яруллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Туксан яшьтә дә гәҗит укый
-
Икшермә кадет мәктәбе укучылары ант тапшырды
(Фоторепортаж)