Юлия Насыбуллина автор яңалыклары
-
Ләйлә Дәүләтова Казан концертында Рөстәм Нәбиев гаиләсенә кыйммәтле бүләк ясый
Залда алма төшәр урын да булмады. Барысы да – “Адәм белән Һава”ның тугры тамашачылары, тапшыру геройларының язмышларына битараф булмаган кешеләр. 1 декабрьдә Ләйлә Дәүләтова “Адәм белән Һава” тапшыруы йолдызларын Пирамида сәхнәсенә җыйды.
-
“Эш юк, ипи белән сөт алырга да акча калмады” – Лилия Хәйруллина нинди бурычлар турында сөйли?
“Әти өйдә булмаганда мендәргә капланып тавышсыз гына елый иде әни. Күз яшьләрен миңа күрсәтәсе килмәгән аның. Кечкенә булсам да шуны аңлап, ул елаган якка чыгарга куркып бер урында посып утыра идем”, дип Лилия Хәйруллина ни өчен үз гаиләсен халыкка күрсәтмәве турында Татар Тудейга ачылып сөйләде.
-
Үләннәр белән дәвалаучы Гөлчирә Нәҗметдинова: “Начар авыруны агу бетерә!”
“Бер ел эчендә кеше сәламәтлегендә әллә никадәр үзгәрешләр булырга мөмкин”, ди үләннәр белән дәвалаучы Гөлчирә ханым. Арча районы Наласа авылында яшәүче бу ханым күп авыруларны дәвалый ала. Бүгенге көндә иң киң таралган, кешелек өчен куркыныч авыруларның берсе булган яман шештән дә котылу юлын тапкан. Ульян, Марий иле, Самара, Ижау, Киров, Татарстан районнары һәм тагын әллә кайлардан шифа эзләп киләләр аңа.
-
Элвин Грейга “һөҗүм” ясыйлар, Әнвәр Нургалиевны кисәткәннәр: “Чиратта Гүзәл Уразова белән Ришат Төхвәтуллин”
Күптән түгел генә Гүзәл Уразованы карак дип атаган Элвин Грейның үзен дә җыр үзләштерүдә гаеплиләр. Бу турыда инстаграмда “Тat_plagiat” аккаунты хәбәр итә.
-
“Татарга моң кирәкми – шоу кирәк”
Ришатның “Татарга моң кирәкми – шоу кирәк” дигән сүзләре Лилиянең ачуын чыгарган. “Мин сәхнәгә чыктым, матур җырлыйм, мине яратагыз, дип кенә тамашачыны үзеңә каратып булмый. Димәк, аларга синең матур, моңлы итеп җырлавың гына җитми. Эзләнергә, яңалык кертергә, бер туктаусыз үз өстеңдә эшләргә кирәк” – дип Лилия Хәйруллина бу мәсьәләгә үз фикерен белдерде. Исегезгә төшерәбез, Лилия быел беренче тапкыр Казанда “Мин Үзгәрдем SHOW” концертын оештырды. Лилия Хәйруллина белдергәнчә, әлегә кадәр татар эстрадасында бер җырчының да мондый концерт куйганы булмаган.
-
Ришат Фазлыйәхмәтов шәхси тормышы турында сөйләде: “Йөргән кызым бар!”[интервью]
Аллаһ Тәгалә яман кешеләрдән сакласын, туры юлдан тайпылдырмасын иде, ди Ришат Фазлыйәхмәтов. Ни өчен сәхнәдән китәргә җыенуы, кайчан өйләнчәге турында җырчы Татар Тудейга сөйләде.
-
Сөенечле хәбәр: “Казан кичләре” концерты кире кайта, тик филармониягә түгел[интервью]
Исегезгә төшерәбез, быел май аенда “Мәйдан” ТНВга кушылганнан соң, телеканалның күп тапшырулары ябылуы хакында Эдуард Үтәгәнов сөйләгән иде. Шул исәптән, меңләгән тамашачы үз итеп өлгергән “Казан кичләре” проекты да кыскартуга эләгеп зәңгәр экраннардан төшеп калды. “”Казан кичләре” проектының авторлары белән сөйләшкәннән соң бу тамаша яшәргә тиеш, дигән фикергә килдек. Үзебез өчен яңа иҗат мәйданы таптык, “Казан кичләре” хәзер “Ленин” мәдәният сараенда узачак”, дип Фәнил Вакказов Татар тудейга сөйләде.
-
“Олы башы белән кеше көлдереп йөрмәсен. Тиле!” – Хәмденюшаның яңа видеосын сүгәләр
“Барс Медиа” ширкәте “Татар җыры” фестивале алдыннан шоу ясап аласылары килгән күрәсең. Хәмденюшаның чираттагы чыгарылышын “Алтын барс” сынын тапшыру тантанасына бәйләп төшергәннәр. Видеоның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт:
-
Җырчы Нурисламны Казан мәчетләренең берсендә 600 сум таләп итүләре ачуын китерә
Аллаһның барлыгына, берлегенә ышанам, ләкин намаз укымыйм. Ураза да тотып караган юк, ди Нурислам.
-
“Бишегең янына утырдым да, кызым, бәхил бул яме, дидем”- Илсөя Бәдретдинова Казан концертында үзәк өзгеч хәтирәләрен сөйләде [репортаж]
Илсөя 8 айлык булып дөньяга килә. Табиблар ул вакытта баланың исән калачагына өмет бирмиләр. “Теләсәң өеңә алып кайтып кит, бүгеннән дә калмас кызың” – диләр Илсөянең әнисенә. Баласының өзгәләнеп елаганы йөрәген телгәч, өметен өзә ана. Күрше хатынының сүзен тыңлап, кызын самогонлы чүпрәккә төреп бишегенә сала да, бәхилләшеп чыгып китә. 1,8 кило авырлыкта ярым үле тууы, 6 сәгать самогон эчендә ятып исән калуы турында Илсөя быел беренче мәртәбә тамашачыга ачылып сөйләде. “Күңел куша” тамашасы Филармониядә 3 көн дәвам итте. Залда утырган халык күз яшьләрен тыя алмыйча авыз ачып Илсөяны тыңлап утырды.
-
Чулпан Йосыпованың өенә кереп ут төрткәннәр: “Өр-яңа BMWм күз алдымда янып бетте”
Чулпанга куркыныч яный. Өенә кереп машинасына ут төрткән кешене һаман кулга алмаганнар. Җырчы кемнән шикләнүе һәм яңа Мерседеска акчаны каян алуы хакында Татар-тудейга ачылып сөйләде.
-
«Балага фото күрсәтеп кенә, туганлыкны саклап булмый»
Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә, ди халык мәкале. Тамырыңны белеп, туганнарны барлап-җыеп, бердәм булып яшәүгә ни җитә соң? Саба районы Мәртен авылыннан чыккан Шәмсетдин белән Килдебәк кызы Хәбибә нәселенең дәвамчылары чын туганлык үрнәген күрәсәтә.