Кеше бәхет өчен туа
Сентябрь аенда Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низаминың иҗат кичәсе гөрләп узды. Сәхнәнең заманча бизәлеше, тавыш яңгырашы, бинаның матурлыгы тамашачылар күңеленә хуш килде һәм һәр номер кайнар алкышларга күмелде. Колач җитмәслек чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр – болары авторның һәм артистларның иҗатына зур бәя. Кичә соңында ул: “Киләчәктә дә сезне юатырлык, сезне моңландырырлык җырлар язармын”, – дип, тамашачыга рәхмәтен белдерде.