"Түрәләр, шәһәр җитәкчеләре киткәч, кычкыралар, сугып та җибәрәләр..."
Бу йортның ишекләре миңа беренче тапкыр 6 яшемдә ачылды. Моңа кадәр һәр иртә балалар бакчасына йөргәч, әллә ни исем дә китмәде. Бусагадан атлап кергәч, елмаеп, таныш булмаган бер апа каршы алды. Тукта, ник мин бу апаларга иярдем соң әле? Әти белән әни чит кеше белән аралашмаска, алар белән беркая да бармаска куша бит