Саба таңнары

Сабинский район

18+
Һава торышы

19 гыйнварда 20 градуска кадәр суык булуы көтелә

Алдагы төндә томан, сишәмбе көнне көндез бераз кар явуы фаразлана.

Киләсе тәүлектә Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә явым-төшемсез, урыны белән томан. 19-нчы гыйнварда көндез бераз кар явачак. Төньяк-көнчыгыштан, төньяктан уртача тизлектә җил. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.

19-нчы гыйнварга каршы төндә Казанда 25-27 градус салкын, аязганда – минус 30 градуска кадәр. Сишәмбе көндез 18 градустан 20 градуска кадәр салкын булуы көтелә.

Татарстан буенча төнлә бераз кар явачак, аерым районнарда томан. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һәм иртән 23-28 градус салкын, аязганда – 33 градуска кадәр. Сишәмбе көндез һава температурасы минус 16-21 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.

Фото: Марат Мугинов

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев