Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

26 сентябрьдә һава +20 градуска кадәр җылыначак

Киләсе тәүлектә Татарстан Республикасында явым-төшем көтелми.

26-нчы сентябрьдә Казанда явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Шимбәгә каршы төндә 6-8 градус җылы, түбән районнарда - 4-6 градус, көндез - 18-20 градус җылы булачак.

Гомумән алганда, республикада шулай ук явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә температура +6-дан +8 градуска кадәр, түбән районнарда +4-тән +6 градуска кадәр, көндез +18дән +20 градуска кадәр булачак. Синоптиклар шулай ук 26-нчы сентябрь төнлә һәм иртән ТР территориясендә урыны белән минус бер градуска кадәр кырау көтелә, дип кисәтә.

Якшәмбе көнне, 27-нче сентябрьдә, Татарстанда шулай ук явым-төшемсез болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +2-дән +7 градуска кадәр булачак, урыны белән минус 1 градуска кадәр кырау көтелә. Көндез термометр баганалары +17-22 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев