Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Алдагы төнне көчле җил, яңгыр һәм боз фаразлыйлар

Алдагы төндә һава температурасы +13-15 градус, көндез +22-24 градус булачак.

Алдагы тәүлектә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Синоптиклар бүген кич, шулай ук 24-нче июльгә каршы төндә Татарстан башкаласында секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә кыска вакытлы җил, урыны белән кыска вакытлы, көчле яңгыр һәм боз явачак, дип кисәтә.

Җомга көн көндез явым-төшемнәр көтелми, җил уртача, төньяк-көнбатыштан исәчәк.

Алдагы төндә Казанда һава температурасы +13-15 градус, көндез +22-24 градус булачак.

Тулаем алганда, республика буенча синоптиклар алмашынучан болытлы һава торышы фаразлый. Кыска вакытлы яңгыр көтелә, явым-төшемнәр урыны белән көчле булачак, аерым районнарда яшен фаразлана. Төнлә һәм иртән Татарстанның аерым районнарына томан төшәчәк. Җил - төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка күчүчән, уртача, яшен вакытында тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +12-17 градус тәшкил итәчәк, көндез +20-25 градуска җитәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев