Атнаның беренче көннәрендә Татарстанда 17 градуска кадәр җылы була
13 октябрьдә төнлә һава температурасы 0 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча 11, 12 һәм 13 октябрьдә Татарстанда көндез +14 — +17 градус температура белән җылы һава торышы көтелә.
Дүшәмбе, 11 октябрьдә, көндез термометр баганасы +14 градуска кадәр күтәрелә, җил уртача тизлектә була. Бераз яңгыр яварга мөмкин.
Алдан фаразланганча, киләсе ике көндә, 12 һәм 13 октябрьдә, тагын да җылыта - +16 һәм +17 градус булачак. Явым-төшем күзәтелми.
Төнлә температура күпкә түбән: 2-3 градус кына җылы була, 13 октябрьдә исә 0 градуска кадәр төшәр дип көтелә.
Синоптиклар фаразы буенча, якындагы өч көндә көчле җилләр күзәтелми, әмма иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә температураларның шактый үзгәрүе күренә.
Фото: pixabay.com
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев