Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Гидрометеоүзәктә Россиядә ел фасылларының озынлыгы үзгәрүе турында белдерделәр

Роман Вильфанд фикеренчә, хәзер глобаль җылынуның тизлеге аеруча югары.

 Глобаль җылыну аркасында Россиядә ел фасылларының озынлыгы сизелерлек үзгәрергә мөмкин. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Кыш кыскара, ә җылы көннәр арта», - диде метеоролог. Шул ук вакытта, галим кайбер төбәкләрдә нуль билгесеннән түбәнрәк уртача тәүлеклек температура хакимлек иткән чорның «ун көнгә һәм аннан да артыгракка» кимүен искәртте.

«Көз һәм яз – әлеге ел фасыллары һәрвакыт булачак. Шулай ук кыш белән җәй дә беркая китмәячәк, әмма җылы һәм салкын периодның озынлыгы үзгәрә һәм алга таба да үзгәрәчәк», - диде Вильфанд.

Моннан тыш, галим хәзерге вакытта глобаль җылынуның тизлеге аеруча югары булуына игътибар юнәлтте. Моның сәбәбе антропоген факторга бәйле, дип өстәде ул.

Элегрәк быел кышның моннан алдагысына караганда суыграк булачагы турында хәбәр ителгән иде. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев