Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Һава торышы: май салкыннары дәвам итә

Халык сынамышы: май суык булса – икмәк уңа.

Бүген Байлар Сабасында болытлы һава, температура көндез +4°...+6°, төнлә +4°...+5°, кыска вакытлы яңгыр, җил юнәлеше көньяк-көнбатыштан,  10,3 м/с тизлектә.

   tatar-inform.tatar хәбәр иткәнчә, Татарстанда Җомга иртәсендә һәм көндез җил 15-20 м/с, урыны белән 23 м/с кадәр көчәя. Казанда җил тизлеге төнге сәгатьләрдә 15-17 м/с була, ә иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә 15-20 м/с ка җитә.

Моннан тыш, 10 майда тәүлекнең караңгы вакытында төбәк территориясендә һавада һәм туфракта 0..-5 градуска кадәр (ТР башкаласында -1..-3 градуска кадәр) кырау төшү ихтимал.

  • Бофорт шкаласы буенча 13,9-17,1 м/с кадәр тизлектә җил – каты, 17,2-20,7 м/с кадәр тизлектә – бик каты, ә 20,8-24,4 м/с тизлектәге җил давыллы дип атала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев