Иртәгә Татарстанда һава шартлары бозылу ихтимал
Республикада урыны белән яшенле яңгыр һәм көчле җил булуы көтелә.
30 августта Татарстанда һава шартлары бозылу ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көндез һәм кич, республика территориясендә урыны белән, бигрәк тә көнчыгыш районнарда, яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 15 – 18 метрга кадәр булачак.
Фото: https://pixabay.com | tweemr
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев