Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Казан федераль университеты профессоры: 20 июльдә Татарстанда салкынайтырга мөмкин

Татарстанда һава температурасы элеккечә нормадан 4-5 градуска югары тора.

Киләсе атнада Татарстанда һава температурасы төшәргә мөмкин, чөнки 20 июльдә республика территориясенә көнчыгыш фронты килә. Шулай ук айның икенче яртысында яңгыр һәм көчле җил фаразлана.

Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләвенчә, Татарстанда һава температурасы элеккечә нормадан 4-5 градуска югары, әмма җәй башындагы кебек аномаль эсселек күзәтелми.

«Хәзер температура рекорды юк. Бездә төньяктан, төньяк-көнчыгыштан җил исә, һава торышы уңайлы», дип Переведенцев сүзләрен китерә «Челнинские известия».

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев