Казанда яңа температура рекорды теркәлгән
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, иң югары температура 1921 елда билгеләп үтелгән.
11 майда көндез Татарстан башкаласында яңа температура рекорды теркәлгән. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Казан» метеостанциясендә һава температурасы +30,7 градус, «Казан — аэропорт» авиация метеостанциясендә термометр баганалары +30,5, «Казан — Сокол» +31 градуска кадәр күтәрелде.
«Казан шәһәрендә бу көнне алдагы максималь температура +28,6 градус тәшкил иткән. һәм ул 1921 елда теркәлгән», - диелгән хәбәрдә.
Фото: Рамиль Гали/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев