Күңелле яңалык: Татарстанда 27 градус җылылык көтелә
Иртәгә, 14 июньдә, Татарстанда әкренләп һава температурасының күтәрелүе дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төбәк территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән урыны белән (Казаннан кала) томан көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Республика буенча тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +4.. +9 градуска кадәр, көнбатышта, башкаланы да кертеп, +12 градуска кадәр булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава +22..+27 градуска кадәр җылыначак. Казанда +25..+27 җылылык фаразалана.
Элегрәк метеорологлар июнь урталарында Татарстан буенча уртача һава температурасы климатик нормадан түбәнрәк буласын белдергән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев