Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Россия Гидрометеорология үзәге фаразны үзгәртте: Татарстанда көчле кар яумаячак

Шимбәдән дүшәмбегә кадәр өч көн эчендә яуган кар катламы 10 сантиметрга артачак.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразны үзгәртте: алдан хәбәр ителгәнчә, Татарстанда көчле кар явулар булмаячак. Бу хакта “Татар-информ”га бүген КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

“Россия Гидрометеорология үзәге фаразны үзгәртте, Татарстанда шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә көчле кар явулар булмаячак. Баштан бер көн эчендә 16 миллиметр кар явачак, дип хәбәр ителгән иде. Хәзер андый мәгълүматлар юк. Кар явачак, әмма алай көчле түгел”, - диде КФУ эксперты.
Юрий Переведенцев пәнҗешәмбе, җомга, шимбә республикада төнге температура -15тән -20 градуска кадәр түбәнәячәк, дип җиткерә. Шимбә һава торышының җылы булуы көтелә.

“Шимбә көндез температура -7 градус, якшәмбе -3, дүшәмбе -5 градус булачак”, - диде әңгәмәдәш.

Эксперт алдагы көннәрдә бераз кар булачагын җиткерә. Кар күбрәк яуган көннәр шимбә һәм якшәмбе булыр, дип фаразлана. Шимбәдән дүшәмбегә кадәр өч көн эчендә яуган кар катламы 10 сантиметрга артачак.

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев