Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Сабалылыларны бозлавык һәм кар өемнәре көтә

Яңа ел төнендә Татарстанда көчле җепшек кар, карның өслекләргә ябышуы, буран һәм күз күременең 1000 метрдан кимрәк булуы көтелә.

31 декабрьдә һәм 1 гыйнвар иртәсендә урыны белән тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк көчле җил, юлларда бозлавык, кар өемнәре булу ихтимал.

Шуңа бәйле рәвештә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте начар һава торышы вакытында төп иминлек чаралары турында искә төшерә. Машина йөртүчеләргә тизлек режимын үтәргә, кискен маневрлар ясау һәм кинәт тормозга басудан сакланырга, дөрес аралык калдырып йөрергә кирәк. Юл өслеген исәпкә алып хәрәкәт итү зарур. Җәяүлеләргә җәяү йөргәндә һәм юл аша чыкканда сак булырга киңәш ителә.

Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда игътибарлы булырга, шулай ук коммуналь хезмәтләрнең территорияләрне җыештыру эшенә комачауламау зарур.

Сабада бүген төнлә -10 градус.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/gadattan-tys-xallar-ministrlygy-yana-elga-tatarstanlylarny-bozlavyk-ham-kar-oemnare-kota-5881263

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев